Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты нинди тормыш белән яши дигән сорауга бергәләп җавап эзләүне дәвам итик.
“Лимонадлы Сабан туен сагынам…” Архивтагы аклы-каралы фоторәсем белән башланган язманы “Шәхри Казан” газетасы беренче битенә чыгарып биргән.Әйе, элегрәк кәнфит-прәннек тә тәмлерәк иде, таулар да биегрәк, урманнар да куерак иде дип фикер йөртү ул картаю билгесе. Безнең халыктагы:”Кеше картайса яшь чагын сөйләр, эт картайса арт санын сөйрәр” дигән әйтем тик торганнан гына тумагандыр. Ә инде Сабан туена килсәк, ул hәр заманда үзенчәрәк төс ала. Көн саен тәм-том ашап үскән балага синең лимонадың ни дә, әтәч кәнфитең ни. Алар бүген Сабантуйга ияртеп чыккан әти-әниләреннән hәм әби-бабайларыннан меңәр сумнар белән бәяләнгән замана уенчыклары алдыра. Күңелне куандырганы шул- электән килгән сөлге җыю бәйрәмен җиренә җиткереп башкаручы авыллар бүген дә бар. Газета шундыйларның берсе- Мамадыш районындагы Арташ авылындагысы турында язма бастырган.
“”Ватаным Татарстан” газетасы да татарның иң кадерле саналган, көтеп алынган, борынгыдан килә торган бәйрәменең асылы турында тәфсилле язма бастырган.”Кайда, кайсы артист күпмегә килүе белән кызыксынган халыкка сабантуйның төп билгеләре- йола бәйгеләре кирәкме? Аларда нинди мәгънәләр яшерелгән? дигән җитди сорауларга җавап табарга тырышкан газета хәбәрчесе. Әйе,адәм баласы югалган нәрсәләрнең кадерен соңрак аңлый шул. Монда инде- соң булса да уң булсын дип кенә әйтәсе кала.
Быел дүрт айда илдә 550 меңнән артык яңа машина сатылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу –71 процентка (!) күбрәк, ди белгечләр. Апрель аенда иң күп сатылган «Лада» автомобильләре 2012 елгы рекордны яңарткан әнә. Кытайда җитештерелгән машиналар да безнеке-ләрдән калышмый. Автомобиль базарының җанлануына нәрсә сәбәпче? Бәяләр кая таба бара? «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләгән. Язманы укыганнан соң мондый фикергә киләсең- адәм баласы зарлана-зарлана үзенең матди хәленең ни дәрәҗәгә җиткәнен дә чамаламый башлый. Ләкин монда да бер нечкәлек бар- кемнеңдер өйрәсе сыек, ә кемнеңдер энҗесе вак.
“Барысы да бар шикелле: эше дә, ашы да, торыр җире дә. Тик бушап калган йортларны тутырыр кешесе, эшләп торган
цехларга эшчесе, авылга җан өрүче бала-чагасы гына юк” дип башлана газетадагы “Соңару” дигән язма. Баксаң, рәхәтләнеп яшәр hәм эшләр өчен барлык шартлар тудырылган авылның да киләчәге өметле түгел икән бүген. Буа районының Исәк авылындагы тормышны күреп кайткан журналист шундый нәтиҗәгә килгән. Нишләмәк кирәк- без бит бер чиктән икенче чиккә тайпылып яшәргә күнеккән илдә гомер итәбез. Бездә башта авылның тамырын корытканчы тырышалар, аннары ,шуны аңлый башлаганнан соң, авылны саклыйбыз дип чара күрергә керешәләр. Нәтиҗәдә- эшнең чара күрүдән узган икәнлеге аңлашыла.
Акыл белән фикер йөртеп, үткәннәр өчен үкенмәслек итеп яшәргә язса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!