12 июньнән 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телдә укучы мәктәп укучылары өчен рус теленнән Халыкара олимпиада була. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Әлеге олимпиада рус теле белән кызыксынуны арттырырга, аның матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоярга, шулай ук барлыкка килү чыганакларын тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә торган уникаль чара булып тора. Олимпиадада 200дән артык укучы һәм аларның укытучылары катнаша. Олимпиада биремнәрен балалар ике турда башкара: телдән һәм язмача.
Моннан тыш, балаларны мавыктыргыч мәдәни программа көтә. Алар Казан белән таныша һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Милли музеенда «Тарих белән бердәмлек» темасына иммерсив экскурсиядә була алачак, диелә хәбәрдә.