Саба районында да бирнә җыясы көнне алдан белеп, сабантуй бүләкләрен әзерләп капка төпләренә чыгып каршы ала халык. Урамнардан гармунчылар матур көйләр уйнап уза, кызлар аларга кушылып җырлый. Бирнәләрне салырга җигелгән атлары да бар. Яшь киленнәр чиккән сөлгеләрен тапшырды.
Быел шулай ук Сабантуй яңалыгы булып «Сабантуй сылуы – 2024» дигән беренче уза. Анда 18 яше тулган республика хатын-кызлары катнаша ала. Конкурс ике этапта узачак: сайлап алу туры – 12 июньдә, бәйгенең финалы Сабантуй көнне, 23 июньдә, Казанның Совет районы мәйданчыгында – Дәрвишләр торак массивының каенлыгында була. Быел Сабантуй Татарстан Республикасы башкаласында өч мәйданчыкта – Тынычлык бистәсе каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош урман паркында узачак. Бәйрәм чаралары 9:30 сәгатьтә башлана. Шулай ук бу ялларда сабан туйлары Буа, Арча, Чирмешән районнарында да уза. Тулырак язмаларны алдагы чыгарылышларда карый аласыз.