Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау датасы расланды. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау 2024 елның 8 сентябренә билгеләнде. Бу хакта бүген республика парламентының илле дүртенче утырышында билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, быел сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының вәкаләтләре срогы тәмамлана.