Гаиләләргә ярдәм итү – хәрбиләрнең күңел тынычлыгы, яхшы тыл дигәнне аңлата. Туган илен яклаганда, алар якыннарының бар нәрсәсе дә бар дип ышана алалар. Ярдәмне Россия дә, республика да, районнар да күрсәтә. Киләсе сюжетта төрле район тарихлары.
Зур матур йорт. Алина белән Николай аны ир махсус хәрби операциягә китәр алдыннан гына өлгерткәннәр. Су гына үткәрелмәгән. Алина, ярдәм сорап, Биектау районы башлыгына мөрәҗәгать итте.
Николай махсус хәрби операциядә инде ике елга якын. Бер ай укуда булган. Ватанны саклаганда, гаиләсе өчен борчыласы юк.
Кыш буе Алинага утын да китереп торганнар.
Мамадыш районы Көмеш күл авылы фермерының гаиләсен дә ярдәмнән өзмиләр. Хәрбинең кушаматы хәзер Полосатый. Тормышын узган елның җәендә кинәт үзгәртергә карар кылып, 55 яшендә контракт төзи, ирекле рәвештә махсус хәрби операция зонасына китә.
Күптән түгел солдат кыска вакытлы ялга кайтты. 10 нчы июньдә инде ул кире Ватанны якларга китәчәк. Хәрбигә солдат җыелмасы тапшырылды. Монда шәхси гигиена әйберләре дә, азык-төлек, кием-салым да бар. Ул ялга кайткан һәр солдатка бирелә.
Миләүшә Мусина, Ангелина Морозова, Татарстан яңалыклары, Биектау һәм Мамадыш районнары.