Кукмара районы алдынгылар сафында- алар бер көн эчендә 500 тонна сөт савып алуга ирешкәннәр, бу республика күләм казаныш. Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы терлекчеләренә котлавын хат аша җиткергән. Савым күләмен арттырган, Татарстанның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә катнашы булган һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм – дип язылган әлеге хатта.
Җиләк-җимеш сатып аласыгыз килсә кесәгез тулы акча булырга тиеш. Яшерен — батырын түгел, Татарстанда үстерелгән җиләк-җимешләрне әлегә кибет киштәләрендә күреп булмый, шуңа кеше “ат бәясеннән” җылы якларда үстерелгән җиләк-җимешләрне сатып алырга мәҗбүр. Мәсәлән узган ел җиләкнең киласы 300 сум булган, быел 500-600 , төче чиянеке 400, быел 750дән саталар.. Күк җиләкнең киласы бөтенләй мең ярым, Сатып алучының мондый бәяләрне күреп күзләре маңгайга менә.