Татар халыкының милли бәйрәме — Сабантуй Россиянең 62 төбәгендә һәм дөньяның 39 илендә уза. Бу хакта Татарстан Республикасы министрлар кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Татарстаннан читтә сабан туен оештыру белән муниципаль берәмлекләр үзләре шөгыльләнә. Татарстан исә зур булмаган коллективларны җибәрә һәм бәйрәм мәйданнарын оештыра. Мәдәният министры Ирада Әюпова раславынча, башка төбәкләрдә үтә торган милли бәйрәмебезне үткәрергә ярдәм итү яхшы күренеш.
Татарстанда Сабантуй 8 июньнән 9 июньгә кадәр авылларда һәм районнарда, 15 июньдә Чаллыда һәм 23 июньдә Казанда өч мәйданчыкта узар дип көтелә. Үзган елдагыча, тематикасы изге Болгар каласы була. Сюжет милли йолаларга, мәкальләргә нигезләнә, шулай ук БРИКС уеннары һәм гаилә елына багышлана.