Төрек мәдәниятендә иртәнге аш мөһим урын алып тора. Ул июнь аена кергәч Халыкара иртәнге ашлар көне буларак билгеләп үтелә. Төрек халкының милли аш серләре турында тулырак Мөршидә Җиһан реортажында.
Аш-су остасы Борханетдин Доган аңлатуынча иртән торуга каһвәне «коры көе» эчмәс өчен, төрек халкы башта ашап ала. Димәк каһвалты ул кәхвәгә кадәр ашап кую. Төркиянең Казандагы баш консулы Татарстан журналистларына төрек халкының иртәнге аш
үзенчәлекләрен аңлатты.
Иртәнге аш ризыклары арасында сыр аеруча өстенлекле урында. Алар күп төрле. Төрки халыкларның күчеп йөрүенә дә бәйле бозылмый торган сырлар ясалган. Әйтик тулум . Кайчак «комбинезонлы сыр» дип тә атыйлар. Аны сарык яки кәҗә сөтеннән ясап 3 айдан 6 айга кадәр хайван тиресендә тоталар. Ул бозылмый, файдалы, әмма һәркемның зәвыгына туры килеп бетмәскә мөмкин дип аңлатты журналистларга Төркиянең Казандагы Баш консулы Угур Йылмаз.
Чәй эчә торган пыяла савытларны төрекләр билле бардаклар дип атый. Чәй кәефен чыгару вакытында , ягъни чәй эчкәндә ким дигәндә ике яисә өч, әнә шундый билле савытны бушатып куясың .Чәй дигәндә без дә кимен куймыйбыз үзе , мәтрүшкәләр салып, җимешләп баллап. , берочтан гөбәдиясен дә шудырып самаварны екканчы эчкән чаклар бар. Әмма кардәш халыкыбыз чәйне корлый эчә. Менә бу өстәл тулы камыр ризыгының җаның теләгәнен чәйгә кадәр ашап бетереп куясың.Татрстаныбызда күпмилләте халык яши. Димәк, милли аш үзенчәлекләрен белеп тору комачау итмәс.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.