2024нче елда пособиеләр билгеләүгә кагылышлы яңалыклар турында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова матбугат конференциясендә сөйләде.
2024нче елда Татарстандагы балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларына 35 миллиард сумнан артык акча каралган, шул исәптән 19 миллиард сумнан артыгы – үзебезнең төбәк бюджетыннан. Төп ярдәм чарасы – бердәм пособие. 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк һәм милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләр ярдәм чараларына өмет итә ала. Агымдагы елга 26 миллиард сумнан артык акча каралган, балалы гаиләләрнең 23 проценты дәүләт ярдәме ала.