6 нчы июньдә, парламентарийлар бу чакырылышта Дәүләт Советының соңгы утырышына җыелачак.
Көн тәртибендә якынча 30 мәсьәлә. Халык тарафыннан сайланучылар узган елда республика бюджетының үтәлешен расларга, Хисап палатасы хисабын тыңларга исәпли. Ә Хөкүмәт парламентарийларга мәгарифне үстерү программалары турында сөйләргә әзер. Федераль законнар нигезендә 7 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны билгеләү турында карар кабул ителә. «Татарстан халкын транспорт белән тәэмин итү турында» парламент карарын гамәлгә ашыру тора. Фәрит Мөхәммәтшин министрның профильле урынбасары игътибарын муниципаль пассажир ташу сорауларына юнәлтте. Районнарда автобуслар белән хәл ителмәгәгән мәсьәлә кала әле.
Сессия утырышына кадәр комитетларда очрашулар узды. Халык сайланучылары үз профильләре буенча берничә мәсьәләне карады — парламент сайлауларын билгеләү, узган ел бюджеты, мәгарифне үстерү программалары.
Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Президиумга утырыш көн тәртибенә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны билгеләү турындагы мәсьәләне кертергә тәкъдим итте. Федераль законнар һәм республика сайлау кодексы нигезендә, Татарстан дәүләт хакимияте оешмаларына сайлауларда тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе булып тора. Сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш, — дип ачыклык кертте комитет башлыгы Альберт Хәбибуллин.
Шулай ук комитет әгъзалары аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү турында берничә республика закон проектын да карады.
Җитештерүне үстерү һәм социаль өлкәне һәрьяклап финанслау – 2024нче елга Татарстан Республикасы бюджетының бурычлары шундый. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты узган елга нәтиҗә ясады. 2023нче елгы закон проектлары ярдәмендә Эчке төбәк продуктының үсеше якынча 3 процент тәшкил итә, ә республикада уртача хезмәт хакы 13 процентка арткан. Утырышта укытучыларга түләүләр турында закон проектын да карадылар. 1нче марттан башлап сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү 10 мең сумга арта.