Ульяновск өлкәсенә бүгенге эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ләйли-Җамал» мәчетен ачу тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ульяновск шәһәрендәге өч катлы мәчетне төзү эшләре 2018 елда башланган, бина 2023 елның 28 декабрендә файдалануга тапшырылган.
Хәзерге вакытта «Ләйли-Җамал» Ульяновскидагы иң зур мәчет булып тора – ул 1000 намаз укучыга исәпләнгән. Киләчәктә янәшәдә мәдрәсә, Коръәнне өйрәнү үзәге, хәләл кафе һәм никах үзәген үз эченә алган мөселман комплексын төзү планлаштырыла.
Төзелешнең инициаторы һәм заказчысы – «Запад» инвестиция-төзелеш компаниясенең генераль директоры, хәйрияче Наил Әлимов. Мәчет төзелешендә шулай ук коммерция оешмалары, хәйриячеләр һәм Ульяновск өлкәсенең гади халкы актив катнашкан. Мөселманнар биргән иганә акчаларына манаралар төзелгән, гөмбәзләр төзеп бетерелгән, бинаның эчке бизәлеше һәм мәчет территориясен матурлап төзекләндерү эшләре башкарылган.
«Бүген Ульяновск шәһәре һәм барлык мөселманнар өчен зур бәйрәм. Мөселманнар өчен генә дә түгел, биредә бүген безнең белән православие динен тотучы кардәшләребез дә бар. Бу безнең күпмилләтле илебез өчен бик мөһим. Без илебездә рәхәтләнеп яшибез, гөрләп үсеш алабыз һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Сездә шушындый вакыйга булачагы турында миңа коллегам, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских шалтыратып хәбәр итте. Мондый көнне без, әлбәттә, бергә булырга тиеш!» — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.