Шушы көннәрдә генә Казанда дүртенче тапкыр яшь язучы һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия тапшырылды. Лауреатлар Татар китабы йортында игълан ителде. Тулырак хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Татар әдәбияты классигы Шәриф Камал Әдәби премиясе 2020 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей тарафыннан гамәлгә куелды. Премиянең максаты — 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр иҗатын стимуллаштыру. Быел премия дүртенче тапкыр тапшырылды. Хикәя һәм повесть язучылар арасында бәйгедә ел саен катнашучылар да, көчләрен беренче тапкыр сынаучылар да бар.
Тәрҗемә юнәлеше — премиянең иң үзенчәлекле өлеше. Быел яшь тәрҗемәчеләргә Шәриф Камалның “Ике яхшы” хикәясен инглиз, алман яки төрек теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим ителгән иде.
Премияне тапшыру тантанасында проза һәм тәрҗемә юнәлешендә лауреатлар игълан ителде. Әмир Фәрхуллин, Ильяс Хаҗиев, Җәмил Шәрәфетдиновлар җиңүче булып табылды. Алар акчалата бүләккә лаек булды. Шулай ук алар Шәриф Камал фатирында тарихи каләм белән истәлек язуы калдырдылар. Моның өчен Шәриф Камалның үз каләме файдаланылды. Заманында аны язучыга татар әдәбияты классигы, шагыйрь Дәрдмәнд бүләк иткән.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары