Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 2024 нче елның 16 июненә туры килә. Татарс информ мәглүмат агентлыгында Корбан бәйрәмендә саклык чараларына багышланган матбугат очрашуы узды.
Татарстанда Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибе расланды, ул быел 16 нчы июньгә туры килә. Барлык мәчетләрдә дә бәйрәм намазлары узачак.
ТР башкаласында 2:00 сәгатьтән 3:00 сәгатькә кадәр иртәнге намаз һәм Коръән укылачак. Бәйрәм вәгазе 3:00 сәгатькә билгеләнгән. 3:30 сәгатьтә – гает намазы укыйлар. Аннары махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу йоласы башлана. Ул 18 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Корбан чалу шартлары турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.