Апас районында танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге “Бөтен дөнья — театр” дигән районкүләм балалар театр коллективлары фестивале игълан ителгән иде. Быел ул янәдән талантлы балаларны үзенә җыйды.
Әмир Камалиев – танылган актер, драматург, прозаик. Икенче ел рәттән аның истәлегенә багышлап, “Бөтен дөнья — театр” дигән районкүләм балалар театр коллективлары фестивале оештырыла. Иң элек бәйгенең сайлап алу турлары үтә. Аларга нәтиҗәләр чыгарылганнан соң, җиңүчеләр ачыклана.