Халкыбызның йолаларын өйрәнү, татар әдәбиятын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш” төбәкара проекты хәзер балалар бакчаларында да үткәрелә башлады. Сабыйлар катнашындагы тәүге уен Казан шәһәренең Киров районындагы 122нче балалар бакчасында узды. Айзилә Батырханова әлеге чараны күреп кайтты.
Аулак өйнең — матурлыгы күмәк уен, җыр-бию, зирәк җавапларда. Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 122 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар бүгенге уенга дип барлык әкиятләрнең эчтәлеген искә төшергән, матур җырлар, биюләр, Габдулла Тукай шигырьләрен өйрәнгән. Ләйлә Зарипова үзенең төркемдәшләренә Чукмар белән Тукмар әкиятен сөйләп күрсәтте.
Аулак өй көрәшенең беренче биреме пазл төзү иде. Бик тырыша торгач, таныш әкияттән рәсем килеп чыкты. Аның эчтәлеген сөйләмичә калып була мени?
Башка уеннарда баллар саннар белән исәпләнсә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен номинациясендә җиңү исәбе кәнфит саны белән исәпләнде. Интеллектуаль өлештән соң иҗади бирем. Нәниләр сабантуй күренешен күрсәтеп таң калдырды.
Ә Кульминация өлеше – йөзек салыш уены. Тик йөзек урынына – шулай ук әдәби бирем.
Җаваплар алынды. Көрәшнең Иң акыллылары ачыкланды! Матур әдәби уен күрсәткәннән соң — дуслык җиңде. Аулак өй – көрәшендә катнашкан һәр сабыйга бүләк тапшырылды.
Чыннан да Казан шәһәре Киров районының 122нче балалар бакчасына йөрүче балаларга сокланмыйча мөмкин түгел. Туган телебездә матур итеп сөйләшәләр, фикерлиләр.
Айзилә Батырханова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.