Мәдәни һәм рухи мирас аша милләтара элемтәләрнең тамырлары ныгый һәм традицияләре барлыка килә. Дагыстанда «Туган тел» татар мәдәнияте иҗтимагый оешмасы, татар милли-мәдәни автономиясе актив эшләп килә. Татарстан территориясендә Дагыстан халыкларының 2 меңнән артык вәкиле яши. Ә шушы көннәрдә Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү максатында оештырылган татар теле курслары тәмамланды.Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Максаты булган аңа һичшиксез ирешә. Хаҗи Израил Мөхәммәтбасыйров “Балык Бистәсе агротехник техникумы”нда татар телен өйрәнүнең беренче баскычын үткән. Ул -Дагыстаннан.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылган бушлай татар теле курсларында барлыгы егерме дагыстан вәкиле белем алган.
Татар теле белән бергә, Идел Болгары, Казан ханлыгы һәм хәзерге Татарстанның тарихын өйрәнгән дагыстанлылырга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында татантаналы рәвештә сертификатлар тапшырылды. “Татар телен белү – зур байлык ул” диюче башка милләт вәкилләре ким дигәндә хөрмәткә лаек.
Мөршидә Җиһан, Александр Решеткин, Виктория Бояринцева, Татарстан яңалыклары