Шушы көннәрдә популяр җырлар авторы, композитор, шагыйрә, Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами Байлар Сабасында булып үзенең иҗатын яратучылар белән очрашты. Әлеге җылы кичәнең матур мизгелләре алдагы язмада.
Автор-башкаручының туган ягына кайтуының төп сәбәбе – балалар өчен язылган шигырьләр китабын тәкъдир итү иде. “Сәлам, дуслар!” дип аталган бу җыентыкны киң катлам укучыларга тәкъдим итү чарасын Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.
Тәслимә Низаминың бүгенге көндә 500дән артык популяр җыры күп җырчылар тарафыннан яратып башкарыла, берничә җыры Алтын Барс премиясе лауреаты. Очрашуда үзе башкаруында да матур җырлары яңгырады.
“Сәлам, дуслар” китабы исә юктан гына язылмаган. Балаларга милли тәрбия бирү мәгънәсен салган ул.
Никадәр җыр, шигырь иҗат итсә дә үзен әле юл башында гына дип саныйм, ди Тәслимә ханым.
“Сәлам, дуслар” китабы шагыйрәнең укучыга тәкъдим иткән 4нче җыентыгы. Киләчәктә дә аларның яңаларын чыгарырга исәбе бар. Шулай ук үз премисен булдырып шигырьләрен сөйләүчеләр бәйгесен үткәрү теләге барлыгын да белдерде. Очрашу ахырында композиторның иң популяр җырларының берсе “Әйләнә карусель” җырын бергәләп җырладылар.
Миләүшә Мусина, Раилә Галәвина, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.