Апас районы, Борнаш урта мәктәбендә яңа музей-класс ачылды. Хәтер бүлмәсен оештыруда, экспонатларны җыюда киң күңелле, игелекле иганәче, әлеге мәктәпнең 1969-1970нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Әнсар Галиев зур ярдәм күрсәтә. Музей-класста шул елларны чагылдырган, мәктәптә төрле фән дәресләрендә кулланылган элеккеге җиһазлар, дәреслекләр, 1969-1970нче елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын укыткан мөгаллимнәр, мәктәп директорлары, белем алган укучыларның фотосурәтләре, пионер почмагы һәм башка истәлекләр урын алган.
Борнаш урта мәктәбенең тарихы 1937нче елдан башланып китә. Шул вакыттан бирле белем йортында туган якны өйрәнү музее эшләп килә. Аны тагын да тулыландырып, мәктәпнең яңа бинасында музей-класс ачылды. Ул киң күңелле, игелекле иганәче, әлеге мәктәпнең 1969-1970нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Әнсар Галиевның зур тырышлыгы, ярдәме белән булдырыла.
Тантаналы чарага килгән кунаклар иң элек яңа музей белән якыннан танышты. Хатирәләрне, үткәннәрне яңартты.
Борнаш мәктәбендә икеләтә бәйрәм. Беренчедән, белем йортында музей-класс ачылса, икенчедән, Әнсар Галиевның чираттагы иҗат җимеше “Борнаш урта мәктәбе тарихы” дип исемләнгән өр-яңа табадан гына төшкән китабын тәкъдим итү кичәсе дә үтә.
Эчтәлекле кичә җыр-моңнар белән аралашты. Бу очрашу һәркем күңелендә онытылмас хатирә булып кереп калды.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Чулпан Сабирова, Татарстан яңалыклары, Апас районы.