«Бәллүр каләм» журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә XXVII Республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү булып узды. 1550 журналист, оператор, фотограф, редакцияләр, матбугат хезмәте, блогерлар арасында иң яхшылары сайланды. Бәллүр каләм сыннарына һәм төп бүләк — автомобильгә быел кем лаек булган? Шул турыда Миләүшә Мусина сюжетында.
Елның иң матур көтеп алган вакыйгаларыннан берсе — «Бәллүр каләм» бәйгесе ниһаять тәмам. Сәхнәдә җиңүчеләр. Быел бүләкләү тантанасының ачык һавада яраткан җырчыларыбыз чыгышы белән үлелеп барды. Шундый дәрәҗәле бәйгедә хезмәттәшләребез җиңүе бик сөендерде.
Дулкынландыргыч мизгелләр. «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә Айзилә Батрханова җиңде.
12 номинациянең берсе – популяр блогер. Кызыклы татарча блог алып бару өчен дә бит зур иҗади эзләнүләр һәм тырышлык сорала.
Барлык финалистларны да бер сорау борчый — Лада гранта машинасы кемгә бирелер? Гран при иясен бүләкләү өчен Ләйлә Фазлыева чыкты. 27 нче «Бәллүр каләм» бәйгесенең җиңүчесе – олы талант иясе, журналист Риман Гыйлемханов булды.
Риман абый ихлас дулкынланып, өр-яңа машинасы белән танышты. Исән-сау йөрергә язсын!
Миләүшә Мусина, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.