Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу көннәрдә билгеләп үтелгән Матбугат көне уңаеннан республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты. Бүген медиа-тармак даими үсә, Татарстанда дистәләгән телеканаллар, интернет басмалар, радиостанцияләр эшли. Социаль челтәрләрдә коммуникациянең яңа каналлары да үсә. Шул ук вакытта классик массакүләм мәгълүмат чараларының — журналларның һәм басмаларның күркәм традицияләре дә саклана. Татарстанның мәгълүмат кыры вакыйгаларга бай. Очрашу нәтиҗәләре буенча медиа өлкәсе хезмәткәрләренә тармак үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды.