Әлмәт дәүләт драма театрында зур уңыш белән үткән яңа премьера турында хәбәр иткән идек инде. Моңарчы күрелмәгән театраль форматта- фильм-спектакль буларак куелган “Фәхрине үтереп ташладылар” әсәрнең авторы драматург Равил Сабырны без бүген студиягә кунак итеп чакырдык.”Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.