Бүген 21 май Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне. Шул уңайдан татарстанлыларга Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. 922 елда борынгы бабаларыбыз гаять мөһим тарихи үсеш юлын сайлады, бу вакыйга исә татар халкының язмышын билгеләде һәм тулаем ислам дөньясы алгарышына бәрәкәтле йогынты ясады. Изге Болгар җыены – буыннар бәйләнешенең, туган җирне ихлас яратуның, борынгыдан туплана килгән рухи хәзинәләребезгә тугрылык саклауның ачык дәлиле.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында болар барысы да тагын да зуррак әһәмият ала. Соңгы көннәрдә Казанда узган чаралар – «Россия – Ислам дөньясы: икътисадый форумы, Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы – диннәр арасындагы һәм халыкара багланышларга яңа этәргеч бирде, диелә Республика Рәисе мөрәҗәгатендә.