Татарстанга җылы кайтты, ләкин эссене әлегә көтергә кирәкми ди синоптиклар. Бүген көндез һава температурасы 24 градус җылы була. Төнлә әле салкынча — нибары плюс 8 гә кадәр. Көндез урыны-белән секундына 20 метрга кадәр җил, чәршәмбедән – яңгырлар. Синоптиклар белдерүенчә атна дәвамында да шулай булачак.