Бу атнада Казан шәһәрендә һәм Республика районнарында нинди мәдәни чаралар көтелә? Әйдәгез бергәләп барлыйк.
Атнагызны театрга сәфәр кылудан башларга киңәш итәбез. Бүген Түбән Кама театры “Кызлар кызык итәләр” спектакленә чакыра. Сүз бер-берсенә гашыйк булган яшьләр турында бара. 25 нчы май көнне Камал театры тамашачылар өчен “Бию пәрие”, якшәмбе “ Килмешәк”, спектакльләрен тәкъдим итә.
Кәрим Тинчурин театрында җомга көнне “ Гомер буе сине көтәм” мелодрамасы , якшәмбе “ Мәхәббәт баскычы” комедиясе куела.
Әтнә районы халкы шимбә кичендә “Кар астында кайнар чишмә” спектаклен карап хозурлана ала . Ялларыгыз театрда үтсен.
Татар драматургиясенең йөзек кашы булган Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнгән “ Ат карагы” дип исемләнгән спектакльга чакырабыз.
20 нче гасырның күренекле татар рәссамы Әмир Мәҗитов исемендәге музей 2005нче елда үзенең ишекләрен ача, биредә Татарстан, Ярославль һәм Кырым пейзажлары, портретлар, натюрмортлар тәкъдим ителгән.
Без сезне Идел һәм Урал буе төрки-татар халыкларының ислам тарихына, мәдәниятенә багышланган бердәнбер музейга чакырабыз. Музей Кол Шәриф мәчетенең аскы катында урнашкан.