Болгарда «Изге Болгар җыены» чарасы 20 меңнән артык кунакны җыйды. Барлык дин кардәшләребез өчен мөһим булган әлеге зур чара быел Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1102 ел тулуга багышланды. Чарадан Айзилә Батырханова әзерләгән репортаж.
Узган атна буе Татарстан федераль һәм халыкара мәгълүмати кырда балкып торды. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» дип аталган ХV Халыкара икътисадый форум белән башланган киң масштаблы чаралар 14 Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы белән дәвам итте һәм «Изге Болгар җыены» белән тәмамланды. Төрле илләрдән килгән кунаклар, һичшиксез, меңләгән кешенең бер урында намазга басканын, хәләл индустриясе чәчәк атканын күреп таң калып китте.Быел һава торышы яхшы булу сәбәпле, «Изге Болгар җыены»на кеше бик күп җыелган иде. 20 меңнән артык кеше дип исәпләнсә дә, аның төгәл санын беркем санап бетерә алмый, чөнки рәсми делегация составына кермичә генә, Татарстан районнарыннан, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар күп иде.
«Изге Болгар җыены» Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлана һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла. «Изге Болгар җыены»ның рәсми өлешен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
Барча дин әһелләре бердәм булып, дини-рухи терәк булып яшәргә насыйп булсын, дигән теләген җиткерде.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, халык намазга агылды. Намаз укылгач, халык кабат сәхнә янына ашыкты. Чөнки биредә хаҗ сәфәрен кылуга 3 сертификат уйнатылды. 3 гаиләгә сертификат уйнатылды. Халыкның тагын бер өлеше сәүдә рәтләрендә, ярминкәләрдә, һөнәрчеләрнең сәнгать эшләнмәләре күргәзмәләрендә йөрде, мастер-классларда катнашты.
Айзилә Батырханова, Ренат Сәхибгәрәев, татарстан яңалыклары.