Әлеге Бәйрәм инде күркәм гадәткә әйләнде , һәм ел саен Бөтен Россиядән һәм чит төбәкләрдән меңләгән кунакларны җыя. Быел изге Болгар җыенында беренче тапкыр өч гаиләгә хаҗга юллама уйнатыла. Акциянең төп максаты — мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтү. Чарада киң программа каралган. Алар арасында һөнәрчелек эшләнмәләрен, шамаил күргәзмәсен, мөселман товарларын һәм ислам әдәбиятын тәкдим итү.
Быел бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 15 нче халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында була. Җыенда «Милли тормыш һәм дин» 14 нче Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучылары да чакырулы