Быел май аенда салкын һәм кар яву сәбәпле, Татарстанның күпчелек районнарында уҗым культураларын кабат чәчү булмаячак. Бу хакта узган атнада республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр. Начар һава торышы бәрәңгегә һәм җиләк-җимеш үсентеләренә дә тискәре йогынты ясаган.
Мондый температура һәм җил җирдәге дымны бик тиз парга әйләндерә, чәчүлекләр туңа. Агромнар апрель аенда булган яхшы һава торышына өмет итеп, туфракта җылы калган булырга тиеш дип фаразлый.
Булачак уңышның сакланачагын агрономнар да фәнни нигездә дәлилли.
Амбарларда быел да яңа уңыш булачак дип нәтиҗә ясалды Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күчмә утырышында. Шулай ук шактый сабан чәчүлекләре әле тишелмәгән.