Республикабыз башкаласында Россия — ислам дөньясы халыкара икътисадый форумы дәвам итә. Бүген масштаблы чараның 3 көнендә халыкара икътисадый форумында эшлекле программа башланды . Шулай ук алдагы көннәрдә дә дистәләрчә сессияләр, түгәрәк өстәлләр, килешүләр имзалау уза. Форумның төп мәйданчыгы булып Казан Экспо күргәзмәләр үзәге тора. Форум эшендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Әлеге мөһим вакыйга 85 илдән һәм Россиянең 84 төбәгеннән 18 меңнән артык катнашучыны җыйды.
Форумның төп максаты — Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту. Форум Россия төбәкләре өчен генә түгел, чит илләр өчен дә зур әһәмияткә ия. Чарада төрле юнәлешләр буенча тематик сессияләр узачак. Форумның эшлекле программасысы төрле юнәлешләрне берләштерде: алар арсында халыкара хезмәттәшлек, икътисад, туризм, бизнес, фән һәм технологияләр, ислам финанслары һәм инвестицияләре, спорт, хәләл индустрия.Инде берничә минуттан Бәшир Рәмиев исемендәге айти паркта «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең утырышы уза.