Халыкара «БРИКС илләренең спорт уеннары» чарасына бер айдан азрак вакыт калып бара. Уеннар 12 июньнән 23 июньгә кадәр башкалабыз Казанда уза. Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов ярышларның дисциплиналары саны турында ассызыклады — алар рекордлы 29 була. Уеннао Казанның 18 спорт объектында уза, күп кенә мәйданчыклар капиталь яңартыла. Уеннарда 60 илдән 5 меңнән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Алар Универсиада авылы территориясендә урнашалар, хәзер биредә ремонт үткәрелә. Чит ил спортчыларына Татарстан чемпионнары көндәшлек күрсәтә.