Татарстан Фәннәр академиясендә Төбәк фәннәр академияләре ассоциациясенең киңәйтелгән утырышы узды. Биредә Татарстан, Башкорттстан, Чечен һәм Якутия республикасы фәннәр академияләре президентлары катнашты. Гыйльми утырыштан Мөршидә Җиһан репортажы.
Ассоциацияне булдыру турында килешү ярты ел элек Саха Республикасында дүрт төбәк Фәннәр академиясе президентлары тарафыннан имзаланган иде. Сүздән гамәлгә күчәр вакыт та җитте. Саха, Чечен Башкортстан республикалары академияләренең президентлары Татартсан Фәннәр академиясендә уртак хезмәттәшлек юнәлешләрен билгели.
Рифкать Миңнеханов искәртеп узуынча Россия Федерациясенең 2030 елга кадәрге һәм 2036 елга кадәрге милли үсеш максатларын чынга ашыру шартларында Төбәк фәннәр академияләре асоцияциясе эшчәнлегенә аеруча ихтыяҗ арта .
Очрашу кысаларында галимнәр фәнни үзәкләр белән хезмәттәшлек нәтиҗәләренә хисап ясады, үсеш юллары белән уртаклашты.
«Галимнәрнең даими очрашып аралашып фикер алышуы бик мөһим. Фән кешеләре өчен башка төбәктәге хезмәттәшләренең тәҗрибәсен белеп тору кирәк. Өстәвенә, хәзер аларны берләштереп торучы ассоцияция дә бар — дип сөйләде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Киңәйтелгән утырыш кысаларында энциклопедистика, криотехнологияләр белән бәйле мәсьәләләр барлыгы ачыкланды.
Төбәк фәннәр академияләре ассоциациясенең уртак фәнни проектларны координацияләү һәм гамәлгә ашыру буенча беренчел тәҗрибә үтте, алга таба ул даими һәм тагын да колачлырак булыр дигән ышыныч бар.
Мөршидә Җиһан, Фәрит Җәләли Татарстан яңалыклары.