17 нче майда Казанда “Милли тормыш һәм дин” ундүртенче Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза. Әлеге чара 3 көн дәвам итә. Быел Форумга Россия Федерациясенең 77 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан барлыгы бер мең дин әһеле һәм кунаклар чакырулы. 18 май көнне исә, “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә пленар утырыш узуы көтелә.Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыела. “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе бүген, бөтендөня татар конгрессында көндезге сәгать 11 дә башлана.