Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында остазларны искә алу көне билгеләп үтелде. Әлеге чара Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе тарафыннан ел саен үткәрелә. Зиярәт кылу мәрәсимендә хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да канашты.
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дип каршы алган зиратта искә алу чарасы “Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел !” дигән шигарь астында 26 нчы тапкыр уза.
Ильяс хәзрәт Җиһаншин фикеренчә, һәр мөселман зиратта күмелгән шәхесләрнең каберләрен таба алырга тиеш. Иң беренче булып татар зыялылары Миркасыйм Госманов, Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан һәм башка шәхесләр рухына дога кылынды.
Остазлар рухына дога укучы шәкерт һәм аның “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге, шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укучы иптәшләре, имамнар, назарәт хезмәткәрләре искә алу көненә кадәр зиратта өмә үткәргән. Каберлекләре ялт итеп торган дин галимнәре Гарифулла Гайнуллин, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, совет чорында, аннан соңгы дини күтәрелеш елларында хезмәт куйган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов рухына атап та дога кылынды.
лайф.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе шәкертләре белән бергәләп биредә дәфен кылынган йөзләгән хәзрәт вә остазның каберен эзләп табып юл күрсәткеч карта ясаган. Аңа яңа исемнәр өстәлә бара. Маршрутның тамгасы — Сары төстәге ярымай, ә быелдан башлап каберлекләргә куар кодлар урнаштырыла.
Бу рәвешле остазларны зыярәт кылу үзе бер вәгазь булса, төп вәгазь өйлә намазыннан соң яңгырады. Остазлар рухына багышлап Коръән хәтем кылынды. Корьән ашы үткәрелде. Якыннарыңның каберен барлау – пәйгамбәребезнең сөннәте. Ул һәрберебезнең хәленнән килә.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары