«Казан Кремле» музеенда «Ләкин күбәләкләр монда бүтән очмый» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәгә 30 фотосүрәт куелган, аларда бөек ватан сугышының зәхмәтле чоры сүрәтләнә
Ялларыгызны Камал театрында үткәрегез. 18 нче май көнне биредә” Сүнгән йолдызлар”, 19 нче май “Гөргөри кияүләре” спектакльләре уйналуы көтелә. (18:00)
Якшәмбе көнне Тинчурин театры “Полиционер” дип исемләнгән җырлы — биюле комедияга чакыра. Габдулла Кариев театры тамашачыларга шимбә көнне “Ромео һәм Джульетта, якшәмбе “Бәхетле көнем” спектакльләрен тәкъдим итә.
Ә инде атна азагында Әтнә театры артистлары тамашачыларны Сөембикә исемле кызның тормыш юлын чагылдырган “ Сөембикә егет сайлый” дип исемләнгән спектакльга чакыра. Кыз нәтиҗәдә кемгә кияүгә чыгар? Бу турыда спектакльне карап белерсез. ( 18 май 19:00)
Әлмәт театрында 16 нче май көнне “ Ул әле өйләнмәгә иде”, 17 нче май “Кызлар килде авылга” спектакльләре көтелә.
Шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган музей да үзенә чакырып кала. Биредә уникаль экспонатлар: шагыйрьнең язу өстәле, шәхси китапханәсе , фотоальбомнары тәкъдим ителгән