Татарстан Диния нәзарәтендә «Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар һәм ветераннар, ислам яңарышы» дип исемләнгән Россиякүләм конференция үткәрелде. Фәнни-гамәли мәҗлестә яңгыраган төп фикерләр Мөршидә Җиһан репортажында.
Фәнни чараның Пленар өлешен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп Рәфыйк Мөхәммәтшин ачып җибәрде.
Тамчыдан күл җыела дигән гыйбарәне истә тотып әлеге конференциягә әзерлек берничә юнәлештә алып барылган. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм 1980 еллар ахыры 1990 елларда ислам динен тергезү дип аталган түгәрәк өстәл катнашкан галимнәр әле моңа кадәр өйрәнгелмәгән исемнәрне ачыклаган.
Гыйлми чара ТР Фәннәр академиясенең Ислам белеме тикшеренүләре үзәге һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе белән бергәлектә оештырылды. Конференция кунакларына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнехановның котлавын Ринат Патиев җиткерде.
Сугыштан соңгы чорда дини гореф-гадәтләрне һәм рухи традицияләрне саклау һәм тергезүгә башланган фәнни хезмәтләр күп дип әйтеп булмый. Алар берәмтекләп туплана.
Диния нәзарәтендә узган секциядә шулай ук бик четрекле мәсьәләләр кузгатылды.
Җиңү көнен якынайтуда үз өлешләрен керткән, дин эзәрлекләнгән ваккытта рухи мирасыбыз сагында торган , тора –бара мәчетләрне һәм мәхәлләләрне торгызуда катнашкан дин кардәшләребез арабыздан кими бара. Аларның исемнәрен барлауда әлеге фәнни гамәли конференция беренче адым. Ул туктамас алга таба да адымнарын ныгытыр дигән өмет бар.
Мөршидә Җиһан. Искәндәр Төмәнев. Татарстан яңалыклары