Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театрындагы чираттагы премьера турында хәбәр иткән идек. Режиссер Айдар Җаббаровның шагыйрә Резида Гобәева белән бергәләп чыгарган “Казанга Тукай кайтты” дип аталган заманча спектакле турында тәфсилләбрәк сөйләшү өчен без бүген студиягә аның авторы- Резидә Гобәеваны чакырдык. “Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.