Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны инаугурация белән котлады, шулай ук дәүләт башлыгына республикага ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе Путинның Татарстанга соңгы сәфәрендә төшкән фотографияләр белән Телеграм-каналында уртаклашты.
«Котлыйбыз, Владимир Владимирович! Сезгә Татарстанга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Ул агымдагы елның февралендә Путинның Казанга сәфәрендә төшкән фотоларны урнаштырды — аларның берсендә дәүләт башлыгы Ту-214 самолетында Казанның халыкара аэропортына төште, ә икенчесендә «КАМАЗ» автомобилендә М12 трассасына кадәр барырга булган.
Искәртик, бүген Владимир Путин рәсми рәвештә Россия Президенты вазифасына кереште. Россия лидеры Кремльдә ант бирде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.