Бүген радио һәм элемтә тармагы хезмәткәрләре көне. Моннан бер гасыр элек — 1895нче елның 7 маенда кешелек дөньясында радио дәвере башлана. Ә 1927нче елның 7 ноябрендә радиоалгычлардан “Тыңлагыз, Казан сөйли” дигән сүзләр яңгырый. 97 еллык бай тарихы булган “Татарстан радиосы” хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен яраткан хезмәттә, зур яңалыклар белән каршылый.
97 еллык тарихы булган “Татарстан” радиосы үзалдына олы максатлар куеп, киләчәккә атлый. Республиканың мөһим яңалыклары белән таныштыра, көнүзәк мәсьәләләргә тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә ачыклык кертә. “Татарстан радиосы” телебез чисталыгы сагында! Татар телен камил дәрәҗәдә өйрәтүдә аның зур тәҗрибәсе бар.
“Татарстан радиосының” соңгы елларда зур уңышка ирешкән тагын бер җимеше – “Татарстан авазы” интернет кушымтасы. Тәүлек әйләнәсе эшләүче радиодан татар музыка сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре, ядкәрьләр яңгырый. Татарстан радиосы ул буыннар алмашы. Биредә өлкән буын остазлары яшь журналистларга дөрес юл күрсәтә.
Татарстан радиосы үткәнен онытмыйча, бүгенге вәзгыятьне аңлап, киләчәккә юл яруын дәвам итә. Тулаем радиога кагылышлы тагын бер кызыклы мәгълүмат: Россиядә радиотыңлаучыларның 73 проценты аны юлда барганда тыңлый икән.
Алия Галиуллина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары