Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында танылган язучы, тарихчы, публицист Вахит Имамовның 70 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсе булып узды. Тамашаны безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
ъ
Күренекле язучы, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамовның 70 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсенә татарның милли элитасы җыелган иде.
Вахит Шәйхенур улы Имамов Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә эшли. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала. Газеталарда төрле вазыйфада хезмәт юлын уза.
Язучы иҗатында, тарихи темалар белән беррәттән, заман проблемаларын яктырткан әсәрләре да бар. Вахит Имамовның 30лап китабы нәшер ителгән.
Бәйрәм түреннән юбиляр хөрмәтенә бик күп тәбрикләү сүзләре яңгырады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары юбилярның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган тамаша күрсәтте.
Фәннур Хәсәнов, Фәрид Җәләли, Татарстан яңалыклары