Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатында нинди көнүзәк проблемалар күтәрелә дигән сорауга бергәләп җавап эзләүне дәвам итәбез.
“Шәхри Казан” газетасындагы “Акча гына кереп торсын.hәм чыкмасын…” дигән язмада сүз таксида йөрү бәяләренең ни өчен артуы турында бара. Бөтен өлкәдә бәя үскәндә, бер такси бәясе генә арзан була алмый бит инде. Аннары, “Бриллиантовая рука” фильмда уйнаган Нонна Мардюкова әйтмешли, “Безнең кешеләр ипи кибетенә такси белән йөрми”.
“Тавыкларны төрмәгә ябалар” дип сөрән сала шул ук “Шәхри Казан” газетасы. Баксаң, ветеренариянең яңа кагыйдәләре нигезендә, кош-кортларны алга таба бары тик читлекләрдә генә асрарга мөмкин булачак икән. Сәбәбе- иректә алар кыргый кошлардан йогышлы чирләр эләктерергә мөмкин. Тиле ул “тиле”дигән саен тигәнәк буе сикерә, дигәндәй, безнең эреле-ваклы түрәләребез еш кына чаманы онытып эш күрсәтә башлый. Хәер, мондый тыюлар кертелгәнче үк инде авыл халкы кош-кортны иреккә чыгармыйча асрарга мәҗбүр. Колхоз-совхозлар белән бергә беткән җимне кыргый кошлар авыл урамыннан эзләргә кереште чөнки. Кыскасы, авыл тормышы күз алдыбызда моңарчы уйларга да курыккан үзгәрешләр кичереп бара- ахыры хәерле булсын.
Быел Татарстанда 54 миллиард сумнан артык акчаны юлга түшәячәкләр, дип хәбәр итә “Ватаным Татарстан” газетасы. Аннан безгә ни файда дип киреләнергә ашыкмыйча гына газета биргән исемлектән кайсы авылларга юл салынасын карап чыгыйк башта. Бик күп авылларга менә дигән юл салынасы икән бит. Бәрәгене дә чамалап кына үстерүче, сыер малы тотмаучы, кош-корт асраудан биздерелгән авыл кешесенә шул салынган юл белән калага китеп олагасы гына калмагае дигән уй килде ул язманы укыганда.
Россиядә ир-атлар хатын-кызларга караганда ун елга азрак яши, дип белдергән Россиянең сәламәтлек саклау министры. “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе ир-атларның гомерен ничек озайтырга дигән сорауга җавап эзләү белән шөгыльләнгән. Баксаң, без үз сәламәтегебез турында кайгырта белмибез, аз хәрәкәтләнәбез, тартабыз ,эчәбез hәм шуның өстенә симерәбез дә икән. Боларына өстәп иң авыр эшләр hәм корал тотып илне саклау да без- ирләр өстенә төшкәнлеген дә кушсаң, килә дә чыга да инде гомернең ун елга кыскаруы. “Ирләрне саклагыз, алар файдалы” дип кенә әйтәсе кала инде бу урында.
Укудан hәм фикерләүдән аерылмыйча, барыбызга да озын-озак гомер кичерергә насыйп булсын иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән сабуллашам. Исәнлектә күрешик!