Илебез өчен иң мөһим, төп бәйрәм — 9 нчы май Җиңү көне якынлаша. Бу көннәрдә републикада инде бәйрәм чаралары башланды. Күбесенчә алар май башында ук уздырыла башлый, Парламентарийлар, муниципаль совет депутатлары һәм хезмәт коллективлары ветераннарны хөрмәтләп, каһарманнар һәйкәленә чәчәкләр салалар. Бәйрәм чаралары республикабызның нефть башкаласында Әлмәттә дә үтте.
Биредә яшәүчеләр өчен нефтьчеләр профсоюзы, район башкарма комитеты ватанпәрвәрлек темасына багышланган чаралар оештыра. Аеруча Май көннәрендә сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтлиләр. Шулай ук гаилә, спорт ярышлары, концертлар, кыр кухнясы Әлмәт халкы күңеләнә хуш килде. Шулай ук биредә «Синең үсеш турында» дип исемләнгән белем бирү форумы узды.