Төзелеш, социал, сәламәтлек саклау тармаклары буенча уңай үзгәрешләр бик күп. Әйтик, Саба районының Юлбат авыл җирлегендә дә халык мәнфәгатьләрен күздә тотып башкарылган эшләр байтак. Алар турында тулырак киләсе репортажда.
Юлбат авыл җирлегенә Юлбат, Тенеки, Йосыф-Алан, Калатау авыллары керә. 309 хуҗалыкта 770 ләп кеше яши. Бер төп мәктәп, ике фельдшер акушерлык пункты, 2 балалар бакчасы, өч мәдәният учагы, китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Юлбат авыл җирлеге белән 2010 елдан Талип Рәшит улы Шәмсиев җитәкчелек итә. Авыл халкын берләштерүче урын булган Юлбат мәдәният йортына 2019 елда милли проект буенча капиталь төзекләндерү үткәрелә.
Мәдәният йортыннан ерак та түгел 2022 ел ахырында гына файдалануга тапшырылган фельдшер — акушерлык пункты. Ул “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган. Фельдшер Миләүшә Бадикова авыл халкына игелекле хезмәт күрсәтә. Республака программасы нигезендә бирелгән автомобиль эшен бер җиңеләйтсә, фельдшер ярдәмчесе штата барлыкка килү һәм Алсу Хуҗинаның әлеге вазифага керешүе үзләренә дә, авыл халкына да уңайлыклар тудырган.
Һәр эшнең уңышлы булу нигезе – теләктәшләр һәм ярдәм итәргә әзер торучылар. Гомер буе Юлбат урта мәктәбендә балаларга белем биргән, туган як тарихын туплап “Юлбатым – Ямбулатым ” китабын чыгарган Илдар абый Сафин үз биләмәсендә тарихи музей да булдырган. Җирлекнең үзәге булган Юлбат авылында буш, караучысыз йортлар булмавы да күпне сөйли. Авылның бер ягында яңа урам да барлыкка килгән.
Юлбат авыл җирлеге тарафыннан әлеге юнәлешләрнең һәрберсендә эш башкарылган, аларның барысы да авылдашлар күз алдында.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вахитова, Рөстәм Хәлилов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.