Табиганең иң матур аена- майга кердек. Бу атнада республикада тотрыксыз һава торышы күзәтелә. Бүген 2 майда, синоптикар урыны белән фаразлый. Көндез һава температурасы 14 градуска кадәр җылы була.
Иртәгә исә, Җомга көнне һәм ялларда яңгырлар явуы көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән хәтта кар булыр ди синоптиклар. Төнлә һава температурасы 4 градус тирәсендә, урыны белән 1 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 8 градустан да югары күтәрелми. Җылы киенеп йөрегез.