Язгы чәчү кебек хәлиткеч чорда, “Буа раойнының Авангард” агрофирмасының кадрлар составы студентлар хисабына да тулыланды. Җитештерү практикасы кысаларында егетләр дәресләрдә алган белемнәрен дә ныгыталар, акча да эшлиләр. Файдалы хезмәттәшлек турында Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин язмасында.
Фаил Әхмәтов Казан аграр университетында укый. Быел икенче тапкыр практикага “Авангардка” кайткан. Урып-җыю вакытында комбайн иярләгән иде, хәзер “Белорус” тракторына утырган. Студент эш шартларыннан канәгать.
Студентлар стажировкага Казан, Уфа авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларыннан килгәннәр. Алар барысы да эшкә урнаштырылган.
Агрофирмада быел яз барлыгы унбер студент практика үтә. Алар әйтүенчә, биредә алган тәҗрибә аларга белгечлекне үзләштерүдә нык булыша.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.