Республикабыз районнарының һәр мәктәбендә диярлек, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшләп килә. Алар арасында һәр елны “Куркынычсыз тәгәрмәч” дип исемләнгән бәйге үткәрелә. Аның төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү. Шушы көннәрдә Апас районында, бәйгенең мунципаль этабы узды. Биредә район мәктәпләреннән килгән 18 команда катнашты. Кемнәр җиңүче дип табылды? Бу турыда алдагы язмада.
Уку елы ахырына якынлашкан мизгелләрдә, ел саен районда республикакүләм «Куркынычсыз тәгәрмәч» яшь инспекторлар хәрәкәте бәйгесе уза. Быел да Каратун урта мәктәбендә аның муниципаль этабы оештырылды.
Ярышында укучылар тормыш иминлеге нигезләре, юл йөрү кагыйдәләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча да белемнәрен тикшерә.
Укучылар иҗади бәйгедә дә сынатмый. Үзләренең талантларын ача. Барлык этапларны үткәннән соң, ярышның йомгаклау өлеше башлана.
Командалар арасында аерым урыннар билгеләнде. 3 нче урынга Морзалар мәктәбе, 2нче урынга Табар Черкене мәктәбе лаек дип табылды. 1 урынга Каратун урта мәктәбе ия булды. Җиңүче командаларга саллы бүләкләр дипломнар, кубоклар тапшырылды.
1нче урынны алган Каратун урта мәктәбе командасы, бәйгенең Түбән Кама шәһәрендә узачак республикакүләм турында катнашып, район данын яклый.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Чулпан Сабирова, Татарстан яңалыклары, Апас районы.