Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе татар театр сәнгатенең мәңге искерми торган легендар әсәре. Казан консерваториясенең Опера студиясе шәкертләре тарафыннан ул кабат тамашачыга тәкъдим ителде. Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залыннан Мөршидә Җиһан репортажы

Казан консерваториясенең Опера студиясе
оешканнан бирле бик күп спектакльләр куйды. Алар арасында “Башмагым” аеруча яратып башкарылган әсәрләрнең берсе.
Тамашачылар арасында Галимҗан ролен — Фәхри Насретдинов, Сәрви ролен Галия Кайбицкая башкаруын сагынып сөйләүчеләр бар, әмма яңа буын артистлары да бик талантлы ди Гөлфәния ханым.
Спектакльдә башмакларның югалуы Кәрим байның бөтен эшен чуалта. Ул рольне бу куелышта Инсаф Ганибаев башкара.
Кешене бит мәхәббәт яшәтә дибез. Күрәсең әсәрдәге Галимҗан белән Сәрвәрнең мәхәббәте “Башмагым”ны мәңге тузмый, тузан да кунмый торган әсәр иткән.
Мөршидә Җиһан. Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.