Казан туристлар арасында бик тиз популярлаша. Турситлар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән тарихи һәйкәлләрне карыйлар, милли ашлар белән сыйланалар. Идел буеның җәүһәр урыннары турситларны үзләренә җәлеп итә, Казан туристлар арасында популярлык казана. Май бәйрәмнәрендә башкалабыз 5 популяр туристлык маршрутына керде.
Тарихны яратучылар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасына кериелгән Казан Кремле, Зөя һәм Болгар, төрле чорларның архитектура һәйкәлләре белән кызыксына.
Тәмлетамаклар татар ашларын татып карау мөмкинлегеннән файдалана.Тарихи, мәдәни урыннарда булу, тәмле ашамлыклардан тыш, Казан күңелле тамашалар да тәкьдим итә. Туристлар театрларга, концерт залларына, төнге клубларга йөри.
Туристларга Казан
бик ошый. Тарихи соборлар, мәчетләр, театрлар, музейлар, парклар, Казансу яр буе – ял көннәрендә генә өлгереп булмый, шуңа күрә бу урыннарны кабат күрәсе, кабат шунда әйләнеп кайтасы килә.
Фәнис Мөхәммәтов, Арина Рәхмәтуллина, Татарстан яңалыклары.