Анда теләгән һәркем кушыла ала. Акция барышында Бөек Ватан сугышында катнашкан яки яу кырында һәлак булган каһарманнар истәлегенә агачлар утырталар. Әлеге Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана.
Быел Хәтер бакчасы акциясе республикада 5 нче тапкыр үткәрелә. Барлыгы 50 мең агач әзерләп куелган. Искәртеп узабыз, алдагы елларда чарада 83 меңнән артык кеше катнашкан, 3 миллион 500 мең агач утыртылган. Тулырак мәгьлүмәт белән “Хәтер бакчасы” акциясенең яки республика урман хуҗалыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.