Республика район-авыллары да махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрә. Бу көннәрдә Азнакай районы халкы да 5 тоннадан артык кирәкле әйберләр,көнкүреш кораллары, азык-төлек туплап җибәрде. Әлеге ярдәм махсус Җиңү көненә 9 майга әзерләнде.
Менә шулай саклык белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга өйдән посылкалар тапшырыла. Җылы әйберләр, дарулар, азык-төлек,эш кораллары, болар барысы да ил сагында торучылар өчен. Бу юлы гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы 5 тоннадан артык һəм ул Жиңү көненə махсус эзерлəнгән.
Җыю пунктында ярдәмгә волонтерлар да килкән, алар эйберлəрне төргəклəргə саклык белән тутырып, əзерлəп торалар. Бу житди ,əһəмиятле чараны оештыруда район предприятиеләре һәм оешмалар зур өлеш кертә.
Тупланган гуманитар ярдəм йөге төрле юнəлешкə, шул ук вакытта Махеевкадагы госпитальга дə алып барылачак. Махсус хəрби операция башланганнан бирле,районнан, 65 нче ярдəм йөге юлга кузгалды.
Əлфия Иксанова, Рамил Исламов, Динә Нәҗметдинова, Азнакай районы.