Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе башланды. Республиканың су акваторияләрендә июнь башына кадәр сәнәгать балыкчылыгына тулысынча тыю кертелде. Махсус сакланучы табигать территорияләрендә тагын да катгыйрак кагыйдәләр гамәлдә. Агымдагы елның дүрт аенда 600 законсыз балык тоту җайланмасы, ике дистә законсыз биоресурс чыгару ачыкланган. 5 җинаять эше кузгатылган. «Уылдык чәчү» операциясе республика елгалары акваторияләрендә 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.