Теле, иле турында һәркайсыбыз кулыннан килгәнчә кайгыртып яшәгәндә генә, уртак бер нәтиҗәгә ирешергә була. Чыгарылышыбызны “Тел сагында” сәхифәсе белән дәвам итәбез. Бүген ул тулаем Мин татарча сөйләшәм акциясенә багышлана.
Казан Кирмәненә таба халык агыла… быел биредә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырыла, моңарчы акция Бауман урамында, соңгы 2 ел Камал театры янында уза идее, инде менә 19 ел дәверендә елда әлеге чара Бөек татар шагыйре –Габдулла Тукайның туган көнендә -26 нчы апрель көнне халыкны бәйрәм мәйданында җыя. Тарихка күз салсак …“Мин татарча сөйләшәм” акциясы кайчан һәм ни сәбәпле барлыкка килгән?
Быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе берничә юнәлешне берләштерде: квест-уен, “, мәктәпләр арасында “ Шәхес” бәйгесе, интернет татарча сөйләшә акөиясе, “Тяжело с татарским» антипремиясе. Гадәттә антипремия исеменә төрле оешмалар ия була. Төп шарт- дәүләт, бюджет ошмалары элмә тактада татар һәм рус телләрендә, хатасыз мәгълүмат урнаштырырга тиеш.
Шунсы аяныч, Иске татар бистәсе антипремиягә икенче тапкыр лаек булган.
“Мин татарча сөйләшәм” акөиясе кысаларында шактый мәктәп укучылары “Шәхес” бәйгесендә катнашкан. Әлеге бәйге белемне артырырга, төрле шәхесләрнең иҗаты белән танышырга ярдәм итә.
14 нче апрелдан башлап 24 нче апрелга кадәр “Интернет татарча сөйләшә” чарасы узды. Катнашучылар социаль челтәрләрен татар телендә һәм татар хәрефләре кулланып кына алып барырга тиеш, җиңүчеләрне әлеге чарада иглан иттеләр.
Быел беренче тапкыр “ Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында “Ташаяк ярминкәсе” уздырылды. Елъязмалардан күренгәнче, Казан ханлыгы заманнарында ук 15нче-16 нчы гасырларда, башкалада “ Ташаяк” ярминкәсе эшләгән, Сату-алу мәйданнары Болакның уң як ярында, Кирмән калкулыгыннан көньякка таба урнашкан була. Әлеге ярминкә Идел буе төбәгенең иң зур һәм данлыклы базары саналган. 19 ел өчен «мин татарча сөйләшәм» акцисенең тугрыклы катнашучылары һәм тамашачылары да бар.